Хәвеф-хәтәр
21 июль 2025, 06:49

Уфада 12 яшлек бала велосипеды белән машина астына барып кергән

Бу хәл кичә, 19 июльдә, булган.

Уфада 12 яшлек бала велосипеды белән машина астына барып кергәнУфада 12 яшлек бала велосипеды белән машина астына барып кергән
Уфада 12 яшлек бала велосипеды белән машина астына барып кергән

Башкала Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 47 яшьлек машина йөртүче «Ниссан Террано» руле артында Маршал Жуков урамыннан китеп барган.  Автомобиль 16нчы санлы йорт ягына борылганда велосипедчыны бәрдергән. Юл һәлакәтендә 12 яшьлек велосипедчы каза күркән. Аны дәваханәгә алып киткәннәр. Медицина ярдәме күрсәтеп, якыннары белән өенә кайтарып җибәргәннәр.

Әйткәндәй, «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Уфада үткән ялларда 29 юл-транспорт һәлакәте булган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас