

Бүген һәм алдагы ял көннәрендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк, юлларда юл-патруль хезмәте экипажлары саны артачак.
Нәкъ ял көннәрендә республикада авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтенең артуы күзәтелә, диләр автоинспекция хезмәтеннән. Әйтик, узган ял көннәрендә республика юлларында 11 кеше һәлак булган. Бу, беренче чиратта, федераль һәм төбәк автомобиль юлларында транспорт агымы сизелерлек артуына, кешеләрнең ял урыннарына йөрүенә бәйле.
– Мөмкин кадәр игътибарлы булуыгызны, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәвегезне, тизлек режимын арттырмавыгызны, хәвефсезлек каешын эләктерүегезне, балаларны махсус җайланмада йөртүегезне, исерек хәлдә руль артына утырмавыгызны сорыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте рсепубликаның баш автоинспекторы Владимир Севастьянов.