Хәвеф-хәтәр
11 июль 2025, 08:07

Асылыкүлдә кабартылган матраста йоклап киткән

Матрас күлнең уртасына таба йөзә башлаган...

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Дәүләкән районындагы Асылыкүлдә матраста йөзгәндә ир-ат чак кына батып үлми кала.

Ял итүче кабартылган матраста йөзгәндә йоклап киткән. Матрас сулык уртасына таба йөзә башлаган. Моны шаһитлар күреп ала һәм ашыгыч хезмәтләргә шалтыраталар. Шулай да алар йоклап яткан ир-атны үзләре тотып алалар һәм ярга чыгарга ярдәм итәләр, диләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

Коткаручылар кабартылган матраслар, күпчелек очракта, суда йөзү өчен тәгаенләнмәгән, диләр.

“Алар, кабартылган түгәрәк яки балалар жилеты кебек үк, 100 процент хәвефсезлекне гарантияләми. Йөзә белмәүчеләрнең, матраста еракка йөзеп китеп, паникага бирелү очраклары еш күзәтелә”, – ди алар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас