

Башкортстанда 93 таксист билгеләнгән үрнәктәге машина йөртү таныклыгыннан башка йөргән.
Тагын 17сенең пассажирлар йөртүгә махсус рөхсәте булмаган. Гомумән, республикада ел башыннан такси хезмәткәрләре арасында 112 хокук бозучы ачыкланган.
“Рейдлар вакытында транспорт чараларының техник торышына, водительләрнең хезмәт һәм ял режимы таләпләрен үтәвенә, рейс алды медицина тикшерүе узуы турындагы документларының булуына, салоннарның чисталыгына аерым игътибар бирелә", – ди транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов.
Җитди хокук бозулар ачыкланганда автомобильне штрафстоянкага куялар.
Ә без ышанып такси чакырткан булабыз...

