Хәвеф-хәтәр
9 июль 2025, 02:51

Мобиль интернет эшләмәсә нишләргә?

Русия төбәкләрендә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы булганда мобиль интернетны вакытлыча сүндереп тору күренешләре башланды.

Мобиль интернет эшләмәсә нишләргә?Мобиль интернет эшләмәсә нишләргә?
Мобиль интернет эшләмәсә нишләргә?

Русия төбәкләрендә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы булганда мобиль интернетны вакытлыча сүндереп тору күренешләре булачак. Кызганычка каршы, бу күренеш Башкортстан Республикасын да урап узмады. Русиянең 89 төбәгенең 79 ында вакытлычы интернет сүнеп торды.

Без инде интернетсыз тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Шуны аңларга кирәк: бу күренеш вакытлыча, фаҗига түгел һәм тере аралашудан да яхшырагы юк икәнне искә төшерергә бер мөмкинлек.

Мобиль интернетны сүндерү дроннар очканда аларның навигациясенә һәм координациясенә комачаулый, шулай ук аларның ату төгәллеген боза. Интернет сүнгән вакытта паникага бирелмәскә, кесәдә тере акча йөртергә киңәш ителә. Туганнарыгыз белән алдан хәбәрләшеп куегыз, йорттагыларга үзегезнең кайда булуыгызны хәбәр итегез, мөмкинлек булган Wi-Fi  белән файдаланыгыз, такси номерларын саклап куегыз.

Һавада пилотсыз очып йөрүче аппаратны күрсәгез, 112 номерына шалтыратырга кирәк. Фото һәм видеоларны интернет челтәренә куймагыз.

Башкортстан Республикасы Иҗтимагый хәвефсезлек ведомствоара советы сәркәтибе Валерий Олейник:

  • Дошман кулланган пилотсыз очу аппаратларының Русия төбәкләренә һөҗүмнәре ешая башлады. Алар чит илдә эшләнгән дроннарны кулланалар, идарә итү технологиясен камилләштереп торалар. Радиоэлектрон җиһазларның сыйфаты да яхшырганнан яхшыра. Аларның һөҗүмнәренең нәтиҗәсен азайтыр өчен мобиль интернетны сүндереп тору кирәк. Кечкенә пилотсыз очу аппаратларына интернет кирәкми, зурларына кирәк. Шуңа интернетсыз берничә сәгать яшәп тору хәвефсезлек өчен мөһим.

Интернет сүнгән вакытта үзегез белән тере акча запасы булсын. Кирәкле мәгълүматларыгызхны хәвефсез урында саклагыз, “облакада” түгел.

  • Дрон һөҗүм иткән вакытта нишләргә?
  • Янгын вакытындагы инструкция карала: дрон торак йортка һөҗүм итә икән, тиз генә йорттан чыгып качу мөмкинлеген эзләгез, лифт белән кулланмагыз, экстрен хезмәтләргә шалтыратыгыз, фидео һәм фотога төшереп интернетка таратмагыз.

Фото: ВКонтакте

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас