

Уфада яшәүче ханым кибеттән “Русская” маркалы колбаса сатып алган. Аны кискәндә металл кисәге килеп чыккан.
Сатып алучы ризыкка эләккән металл элементны фотога төшергән һәм социаль челтәр аша Башкортстан буенча Роспотребнадзорга шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
“Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм хәвефсезлеге турында”гы законга ярашлы, ризык продукциясендә чит предметлар булырга тиеш түгел, диләр күзәтчелек ведомствосында. Белгечләр әйтүенчә, мондый очраклар азык-төлек продуктларының хәвефсезлек таләпләрен боза.
Мәгълүматны тикшергәннән соң, контроль органнары Уфа ит-консерв комбинатына рәсми кисәтү ясаган.