Хәвеф-хәтәр
9 июль 2025, 14:37

Автоинспекторлар бүре артыннан куган

Элек бүреләрне аучылар аулый иде. Хәзер бу эш ГАИга калдымы?

Видеодан скринВидеодан скрин
Видеодан скрин

Соңгы вакытта Башкортстанда кыргый җәнлекләрнең кешеләр яшәгән урыннарга килүе ешайды.

Шушы көннәрдә Межгорьеда бүре торак йортлар янына килгән. Биредә яшәүчеләр, йортлар арасында йөргән бүрене күреп, полиция чакырта. Юл-патруль хезмәте экипажы тиз арада килеп җиткән һәм, сиреналар кабызып, хайван артыннан куа башлаган.

Автоинспекторлар бүрене урманга куарга тырышканнар. Әмма бүре кешеләр яшәгән урыннан китәргә ашыкмаган. Шуңа ДАИ хезмәткәрләренә аны машина белән урам буйлап куарга туры килә.

Урындагы халык сөйләвенчә, соңгы вакытта бүреләр еш күренә: алар тавык ояларын туздыралар һәм урамдагы песи савытларыннан азык ашыйлар.

“Элек чүп ташу машинасы килә һәм барлык кешеләр үз чүпләрен шунда ташлый иде. Хәзер баклар куйдылар, урман җәнлекләре шунда яткан чүп-чар исенә килә”, – ди кешеләр.

Межгорье халкы сүзләренчә, чаралар күрелүгә карамастан, ерткычлар кешеләр яшәгән урыннардан китәргә теләми.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас