Хәвеф-хәтәр
4 июль 2025, 11:21

Тәгәрмәч шартлап, механизатор үлгән...

Фаҗига Илеш районында булган. 

https://git03.rostrud.gov.ruhttps://git03.rostrud.gov.ru
https://git03.rostrud.gov.ru

Башкортстанның Илеш районында “Урожай”  токымчылык заводының 56 яшьлек хезмәткәре һәлак булган. Бу хакта республиканың Дәүләт хезмәт инспекциясе хәбәр итә.

Фаҗига 2 июльдә авыл хуҗалыгы предприятиесенең Иске Күктау авылындагы машина-трактор остаханәсе территориясендә була.

Демонтаж вакытында мал азыгы тарату техникасының тәгәрмәче шартлый. Тәгәрмәчнең дискы механизаторның башына килеп бәрелә. Алынган җәрәхәттән ир-ат шул урында вафат була.

“Тикшерү барышында хәлнең сәбәпләре ачыкланачак”, – диләр хезмәт инспекциясе вәкилләре. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас