

Республика территориясендә 11400 IT- җинаять теркәлгән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә мошенниклыкка каршы көрәш турында сүз барды. Бу очрашу республикада Эчке эшләр министрлыгы игълан иткән “Игътибар! Мошенниклар!” профилактик акциясе кысаларында үтте.
Мәгълүмат-коммуникация технологияләрен хокукка каршы куллану белән көрәш идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рәмил Төхбәтуллин республикадагы хәл турында сөйләде.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров республика халкына телефон мошенниклары белән бәйле хәл уңаеннан берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. “Кешеләрдән акча алуның төрле юлларын махсус хезмәтләр уйлый һәм бөтен күчерелгән акчалар ВСУны финанслауга китә”, - -диде министрлык вәкиле. Кайбер кешеләр фатирларын сата, кредитлар ала. Аларга күпме генә сөйләсәң дә ишетмиләр, ди ул.
Былтыр кибермошенниклык белән көрәшү өчен махсус идарә булдырганнар. Алар кибермошенникларны ачыклау белән шөгыльләнә һәм аларның эзенә төшеп, кулга алган очраклар да булган.