Хәвеф-хәтәр
3 июль 2025, 08:20

Җәяүлеләрнең гомерен саклап

3 июль – ЮХХДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре көне уңаеннан Башкортстан Республикасы буенча ЮХХДИ җитәкчесе, полиция полковнигы Владимир Севастьянов матбугат чаралары вәкилләре белән очрашты.

Җәяүлеләрнең гомерен саклапҖәяүлеләрнең гомерен саклап
Җәяүлеләрнең гомерен саклап

3 июль – ЮХХДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре көне уңаеннан Башкортстан Республикасы буенча ЮХХДИ җитәкчесе, полиция полковнигы Владимир Севастьянов матбугат чаралары вәкилләре белән очрашты. Сүз – “Продвижение безопасности” гомумрусия социаль кампаниясе турында булды.

Бу чара юлларда җәяүлеләрнең гомерен саклап калуга багышланган. РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында бу программа әһәмиятле урынны били.

Юлларда юл-транспорт һәлакәтләренең гомум саны кимесә дә, җәяүлеләр юл хәрәкәтендә төп рольне биләүчеләр булып торалар. 2024 елда Русиядә алар катнашлыгында 34 367 авария теркәлгән, 3,3 мең кеше һәлак булган, 32,1 мең кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Юл-транспорт һәлакәтләре арасында җәяүлеләрне таптау икенче урында тора. Башкортстанда былтыр һзр дүртенче авария җәяүлеләр катнашлыгында теркәлгән: 817 юл-транспорт һәлакәтендә 78 кеше һәлак булган, 770 кеше имгәнгән.

96,6 процент авариядә транспорт чарасы водителе гаепле. Мондый һәлакәтләр аеруча төнлә теркәлә.

Былтыр 16 яшькә кадәр булган 151 баланы таптаганнар, 1 бала һәлак булган, 151е имгәнгән. 17 авария төнлә теркәлгән.

Социаль программа өлкән яшьтәге һәм балалар ны юл хәвефсезлегенә өйрәтү, юл читеннән бару кагыйдәләрен, юл чатларында юл аша чыгу буенча аңлату эшләре алып баруны күзаллый. Бу кампания Русиянең 40  төбәгендә гамәлгә ашырылачак.

Фото:46.мвд.рф

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас