

Якын Көнчыгышта хәрби хәрәкәтләрнең кискенләшүе сәбәпле Русия Чит ил эшләре министрлыгы Катар, Кувейт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Оманда һәм төбәкнең башка илләрендә булган русиялеләргә максималь саклык күрсәтергә, шәхси куркынычсызлык чараларын үтәргә, критик инфраструктуралы хәрби объектларга һәм районнарга, кешеләр күпләп җыела торган – сәүдә үзәкләренә, транспорт үзәкләренә, парклар һ. б, урыннарга барудан тыелырга, җирле хакимиятнең күрсәтмәләрен тайпылышсыз үтәргә, куркыныч булганда кичекмәстән яраклы сыену урыннарына/ышык урыннарга барырга, ә шулай ук үз хәрәкәтләреңне чикләргә (бигрәк тә төнлә) чакыра. Русия чит ил учреждениеләре, авиакомпанияләр, туроператорларның хәбәрләрен/кисәтүләрен игътибар белән күзәтергә кирәк. Телефоннар Русия илчелекләренең ашыгыч элемтәсе: Катарда (+ 974-5588-7659), Кувейт (+965-972-69-771), Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә (+971-50-865-27-01), Иракта (+ 964-7-901-909-674) һәм Оманда (+ 968-9825-1131).
Фото: russtrat.ru