Хәвеф-хәтәр
30 июнь 2025, 13:13

Халык мошенникларны таный башлаган

Полиция теркәгән соңгы очраклар шул турыда сөйли.

Халык мошенникларны таный башлаганХалык мошенникларны таный башлаган
Халык мошенникларны таный башлаган

Финанс аферистларына ничек каршы торырга?

Уфа шәһәрендә күпләр  мошенникларны таный башлаган. Полиция теркәгән соңгы очраклар шул турыда сөйли.

Ачык мисалларның берсе - үзен "Энергосбыт" хезмәткәрләре дип таныткан мошенниклар шалтыраткан 77 яшьлек пенсионер хатын-кыз тарихы. Аферистлар хатын-кыздан миллион сумга якын акчаны алдап алырга тырышып караган, ләкин уяу банк хезмәткәрләре вакытында уяулык күрсәткән. Аларның оператив гамәлләре нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге ханым үзенең саклык акчаларын саклап кына калмаган, ә полицейскийлардан заманча мошенниклык схемалары турында тәфсилле инструктаж да алган.

Банкомат янында тагын да бер драматик очрак була, анда "банк хезмәткәрләре" шалтыратуларыннан каушап калган 77 яшьлек хатын-кыз таныш булмаган кешеләргә 400 мең сум күчерергә әзер була. Бәхеткә каршы, аның яныннан үтеп баручы 34 яшьлек ханым ни булганын адлап кала һәм җинаятьне булдырмый калып, кичекмәстән полиция чакырта.

 Мошенниклар кәрәзле оператор белән килешүне ашыгыч рәвештә "озайтырга" кирәклегенә ышандырган 83 яшьлек хатын-кыз тарихы аерым игътибарга лаек. Пенсионер хатын банкка 640 мең сумга килгәч, банк хезмәткәре мондый зур сумманы өч көннән генә алып була дип кайтарып җибәргән. Шулай итеп, ханым бу турыда улына сөйләгән һәм мошенникларга акча күчерми калган.

Әлеге вакытта республика Эчке эшләр министрлыгы “Игътибар, мошенниклар” дигән профилактик акция үткәрә. Халыкка мошенниклар турында мәглүматлар җиткерелә. Банк хезмәткәрләре беркайчан да акчагызны хәвефсез исәпкә күчерегез дип шалтыратмыйлар!

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас