

Стәрлетамак шәһәрендә 44 яшьлек исерек водитель автобуста рейска чыккан. Республиканың Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов әйтүенчә, хокук бозучы турында мәгълүмат чат-бот аша килгән.
Водительнең исерек хәлдә булуы пассажирларның игътибарын җәлеп иткән, алар автоинспекция чат-ботына бу хакта хәбәр җибәргән. Юл-патруль хезмәте инспекторлары автобусны эзләп тапкан һәм тикшерү өчен туктаткан.
Бу вакытта ГАЗ маркалы автобус йөртүчесе “Сода микрорайоны – Колхоз базары” маршруты буенча пассажирларсыз барган. Тикшерү вакытында юл-патруль хезмәте инспекторлары шоферның исереклек булуын ачыклаган, ләкин хокук бозучы медицина тикшерүеннән баш тарткан. Ә ДАИ хезмәткәре протокол тутырган вакытта патруль машинасында йоклап киткән.
Дәүләт автоинспекциясе шулай ук исерек водительнең маршрутка чыгуына юл куйган вазифаи һәм юридик затларга карата тикшерү үткәрергә ниятли.
Автобусны штрафстоянкага алып киткәннәр.