Хәвеф-хәтәр
20 июнь 2025, 14:06

Башкортстанда 20 яшьлек тракторчы үлгән...

Яшь егет трактор астында калган...

Бүген, 20 июньдә, Башкортстанның Дүртөйле районында 20 яшьлек тракторчы һәлак булган.

Яшь егет прицеп тагылган трактор белән Исмәгыйль авылы буйлап барганда кюветка төшеп китә. Шул вакытта ул, кабинадан сикерә. Ләкин, кызганычка каршы, трактор аңың өстенә ава.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә яшь тракторчы медиклар килгәнче җан бирә. Фаҗига урынында ашыгыч хезмәтләр эшли.

Вакыйганың нечкәлекләре тикшерелә, диләр автоинспекция хезмәткәрләре.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас