+24 °С
Яңгыр


Дүртөйледә тугыз айлык бала ялгыш автомобильдә бикләнгән.
Гадәттән тыш хәлләр буенча республика Дәүләт комитеты башлыгы Кирилл Первов хәбәр иткәнчә, сабыйның әти-әнисе машина ишеген үзләре ача алмагач, коткаручыларга шалтыраткан.
Ашыгыч хезмәтләр белгечләренә автомобильнең алгы пыяласын кисәргә туры килгән.
Бәхеткә, көн эссе булмагач, бала зыян күрмәгән һәм аңа табиблар ярдәме кирәк булмаган.
Чыганак: Ufakp