Хәвеф-хәтәр
16 июнь 2025, 08:30

Урманнарда ни хәл?

Янгынга каршы режим шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарның кесәләренә суга.

Урманнарда ни хәл?Урманнарда ни хәл?
Урманнарда ни хәл?

 Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, 2025 елның 3 апреленнән 16 июненә кадәр барлыгы 11 урман янгыны теркәлгән, шуларның 7се халыкның ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә, Берсе башка категория җирләрдән күчүдән, икесе табигый факторлардан, берсе электр линияләреннән чыккан. Ут үткән мәйдан 26,6 гектар тәшкил итә. Узган тәүлектә урманнарда янгыннар теркәлмәгән. 2025 елның 16 июненә җылылык нокталары саны: 6202 гектар мәйданда 269 данә. Чагыштыру өчен, узган елның шушы чорында 3482 гектар мәйданда 197 янгын учагы теркәлгән булган. 2025 елның 16 июненә Башкортостан Республикасында - 1-4 класслы, Хәйбулла районында 5 класслы янгын куркынычы фаразлана. Игътибар! Әбйәлил, Баймак, Бөрҗән урманчылыклары территорияләрендә урманнарга баруга һәм аларга транспорт чаралары керүгә элек кертелгән чикләүләр 2025 елның 6 июленә кадәр озайтыла. Чикләүләр урман утыртмаларын арендалау һәм сату-алу шартнамәсе нигезендә урманнарны саклау, яклау, торгызу чараларын гамәлгә ашыручы юридик затларга һәм гражданнарга кагылмый. Әмма туристларга һәм аучыларга кырыс таралалар. Махсус янгынга каршы режим шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга - кырык меңнән илле мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - алтмыш меңнән туксан мең сумга кадәр; юридик затларга алты йөз меңнән бер миллион сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Урман янгыны яки урман массивлары янында янгын чыккан очракта Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8 (347) 218-14-14 яисә урман сагының бердәм номеры 8 (800) 100-94-00 буенча шалтыратыгыз.

Фото: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас