Хәвеф-хәтәр
10 июнь 2025, 05:02

Стәрлетамак юлында - үлемечле юл һәлакәте

Ике машина бәрелешкән. 

Стәрлетамак юлында - үлемечле юл һәлакәтеСтәрлетамак юлында - үлемечле юл һәлакәте
Стәрлетамак юлында - үлемечле юл һәлакәте

Стәрлетамак районы трассасында бүген юл һәлакәтендә бер ир һәлак булган. 

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Стәрлетамак – Красноусол юлында 68 яшьлек Chevrolet Niva йөртүчесе каршы яктан килүче Shacman йөк машинасы белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә «Нива» йөртүчесе ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә. Берничә экспертиза уздыру билгеләнгән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас