Хәвеф-хәтәр
2 июнь 2025, 07:39

Студент кыз мошенникларга акча күчергән.

Әти-әнисе аны еллар дәвамында туплаган булган.  

Студент кыз мошенникларга акча күчергән.Студент кыз мошенникларга акча күчергән.
Студент кыз мошенникларга акча күчергән.

Әти-әнисе аны еллар дәвамында туплаган булган.

 

Уфалы студент кыз сейфтан яшерен рәвештә әти — әнисе туплаган 3 млн сумнан артык акчаны мошенникларга күчергән. Гаилә ул акчаны берничә ел дәвамында бөртекләп җыйган булган.

 Аферистлар корбаны булган кыыз сүзләренчә, 25 майда аңа мессенджерларда шалтыратулар килә башлаган. Җинаятьчеләр үзләрен университет, Росфинмониторинг һәм хәтта Россия ФСБ хезмәткәрләре дип таныштыра. Сылтаулар төрле була: тестларда катнашудан һәм «дәүләт хезмәтләрен» ватудан алып җинаять эше кузгатуга кадәр барып җитә.

Басымга бирелеп, зыян күрүче гаилә сейфын ача, анда аның әти-әнисенең еллар буе акчаларын сакланган була, барлык тупланмаларны ала һәм җинаятьчеләр өйрәтүе буенча, аларга банкоматлар аша күрсәтелгән счетларга 3 миллион сумнан артык акча күчерә. Акчаның югалуын кызның әти-әнисе ачыклаган. Соңрак ул акчаларны дәүләт органнары хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән кешеләр күрсәтмәсе буенча күчерүен таный. Кызының мошенниклар кулына эләккәнен аңлап, гаилә кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итә.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас