Хәвеф-хәтәр
2 июнь 2025, 07:03

Бала авыр хәлдә

Сабый нык  имгәнгән.

Бала авыр хәлдәБала авыр хәлдә
Бала авыр хәлдә

Сабый нык  имгәнгән.

Салават шәһәрендә торак йортның 5 каттагы балконнан 3 яшьлек бала егылып төшкән. Ул исән калган. Социаль челтәрләрдә БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, баш сөяге-ми җәрәхәте һәм күпсанлы имгәнүләр белән баланы шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Пациент янына Уфадан санитария авиациясе чыккан. Федераль үзәк белән телемедицина консультациясе үткәрелде. Иртәнгә аның хәлен табиблар тотрыклы авыр дип бәяләде. Сабый хакына могҗиза булсын, ул савыгып аяка басссын.

Кадерле дуслар, әлеге минутларда сезнең балагызга егылу куркынычы янамыймы, ишек-тәрәзәләрегез биклеме?

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас