

Башкортстанда быел хәвефле булган Сосновский балтырганы (борщевик) таралып килә. Ул Яңавыл, Балтач, Тәтешле, Кырмыскалы, Ишембай, Дуван районнарында – барлыгы 63,9 гектар мәйданда табылган.
Узган ел бу үсемлек 67 гектарга таралган иде: ул Авыргазы, Балтач, Бишбүләк, Бүздәк, Борай, Дуван, Калтасы, Кырмыскалы, Краснокама, Уфа, Яңавыл, Тәтешле районнарында күпләп үсте. Кагыйдә буларак, ул ташландык җирләрдә, бакчаларда, юл кырыйларында тарала.
Элек мал азыгы культурасы буларак үстерелгән борщевик бүген тән тиресен пешерергә сәләтле хәвефле чүп үләне булып исәпләнә. Россельхозүзәкнең республика буенча филиалының үсемлекләрне яклау бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Газизов әйтүенчә, узган гасырның 60нчы елларыннан алып Сосновский борщевигы күп кенә төбәкләрдә мал азыгы культурасы буларак үстерелгән. Ул искитмәле мул уңыш биргән. Башкортстанда аның мәйданы 1 мең гектардан артып киткән. Ләкин тиздән борщевикның агулы булуы ачыклана. Андагы агулы фурокумариннар малларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаганлыгы, сөт, ит сыйфатының начараюе билгеләнә. Бу үсемлекнең суты хәвефле һәм агулы, ул 1-3нче дәрәҗәдәге пешүләр һәм токсикологик агулану китереп чыгара. Терлек азыгы әзерләгән вакытта кешеләрнең тән тиреләре пешә, хәтта үлем очраклары да булган, диләр. Шуннан соң бу балтырганны үстерү туктатыла. Әмма үсемлек табигый экосистемаларга актив үтеп керергә өлгерә.
Белгечләр аңлатуынча, чүп үләне үрчемәсен өчен борщевикны чәчәк атканчы юк итү чараларын күрергә кирәк. Югыйсә, ул гаять зур тизлек белән үрчи һәм еллар үтү белән бик күп җиргә таралырга мөмкин. Бу уңайдан Башкортстанда борщевик белән көрәш башланды. Шушы көннәрдә белгечләр Тәтешле районында химик эшкәртүгә керешкән. Тикшерү мәгълүматлары буенча, Сосновский борщевигы нәкъ әлеге районда иң нык таралган.
Көрәш ысулларына килгәндә, белгечләр түбәндәгеләрне киңәш итә:
- Үсемлекләрне чәчәк атканчы чабарга. Бу эшне сезонга 3-4 тапкыр башкарырга кирәк. Һәр чираттагы чаптыру алдагысыннан соң 3-4 атна узгач башкарыла. Иң яхшы вакыт – үсемлек көпшәгә чыгар алдыннан (актив үсеш чоры) һәм, һичшиксез, чәчәк атканчы. Хәтта чаптырылган үсемлектә дә орлыклар өлгерергә мөмкин.
- Чәчәкләрне кисү. Бу чәчәк ату яки чәчәккә төймәләнү чорында эшләнә. Борщевикның зонтикларын кисәргә кирәк. Чәчәкләрне кисү – зур булмаган мәйданнарда, шәхси йортлар янында иң нәтиҗәле алым.
- Үсемлекләрне яндыру. Бу эшне орлыклар тулысынча өлгергәнче үткәрергә кирәк. Аның өчен иң яхшы вакыт – орлыкларның өлгерү чоры.
- Бәбәкләр үсеп чыкканнан алып чәчәк ата башлаганчыга кадәр гербицидлар белән эшкәртү.