

Тагын кайсы авылларга бу бәла килгән?
Бакалы районының Яңа Илек авылында төлкеләр һәм көзәннәр көтүе йорт кошларын буып ташлаган. Бу хакта социаль челтәрләрдә җирле халык хәбәр итә һәм һөҗүм нәтиҗәләренең видеоязмасы белән уртаклашалар. "Менә безнең хуҗалыкта иртән шундый куркыныч күренеш тетрәндерде. Бер айдан артык авылда төлкеләр өере йөри, авылдашлар көзәннәрне дә күргәннәр. Һәм мондый күренеш һәр хуҗалыкта диярлек — кемдәдер 10ар, 8әр тавык, үрдәк. Бездә 70 баш тавык үлде. Без кая мөрәҗәгать итәргә, кемнән ярдәм сорарга белмибез", - ди җирле хатын.
Гражданнар йорт кошларына һөҗүм итүче кыргый хайваннарны юк итү буенча чаралар күрүне сорый. “Башинформ” әлеге инцидент уңаеннан БР Экология министрлыгы һәм БР ветеринария буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтенә шәрехләр сорап мөрәҗәгать итте. Җаваплар булу белән, без аларны сезгә илтеп җиткереребез.
Фото: orlovdvor.ru