Хәвеф-хәтәр
29 Мая 2025, 15:32

"Не рули, малай!"

Водитель-балаларның юл йөрү кагыйдәләрен бозганы өчен ата-аналары җавап бирәчәк: бу аларның кесәсенә ару гына сугачак. 

"Не рули, малай!""Не рули, малай!"
"Не рули, малай!"

Водитель-балаларның юл йөрү кагыйдәләрен бозганы өчен ата-аналары җавап бирәчәк: бу аларның кесәсенә ару гына сугачак. “Россия” медиаүзәгендә үткән матбугат конференциясендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлек җитәкчесе Илмир Ганиев шул хакта белдерде. ДАИ хезмәткәрләре җыйган материаллар хокук бозучы бала-водительның яшәү урыны буенча балигъ булмаганнар эше буенча бүлеккә озатыла, анда аларны күзәтү асттына алачаклар һәм профилактик әңгәмәләр үткәрәчәкләр. Штрафлар җитди: балигъ булмаган үсмер мопед яисә скутерда, мотоциклда, автомобильдә хокуксыз йөрсә, штраф күләме 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр тәшкил итә. Аңа транспорт чарасы белән идарә итәргә рөхсәт иткән ата-анага 30 мең сум штраф салачаклар.

Республикада мондый хокук бозулар өч тапкырга арткан. Административ җаваплылыкка тарттырылган ата-аналар саны дүрт тапкырга арткан. Быел 495 үсмер һәм бала хокуксыз транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен тотылган. 927 административ хокук бозу очрагы теркәлгән.

Республикада “Не рули, малай!” профилактик кампаниясе старт алды. Юл-транспорт һәлакәтләрендә иң күбе – мотоциклдан егылып җәрәхәт алу тора. Алар берьюлы берничә җәрәхәт ала: баш сөяге җәрәхәтләнә, баш мие селкенә, күкрәк, корсак тирәләре яралана. Республикада санитар авиация эшли. Кайвакытта җәрәхәтләр хәтта гариплеккә китерә, диләр ЮХХДИ хезмәткәрләре.

Фото: dzen.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас