Хәвеф-хәтәр
27 Май 2025, 04:56

Уфада бер эшчене ток сугып үтергән

Бу хәл Уфада булган. 

Уфада бер эшчене ток сугып үтергәнУфада бер эшчене ток сугып үтергән
Уфада бер эшчене ток сугып үтергән

 Уфаның "7нче төзелеш компаниясе"ндә  34 яшьлек эшче һәлак булган. Бу фаҗига 22 майда Революцион урамында төзелә торган «Эдисон-2» торак комплексы территориясендә булган.

Төшке аш вакытында эшче подвалдагы тимер савыттан эчә торган су ала, шул чакта аңа ток суга.

Тикшерү барышында бу хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак. 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас