Хәвеф-хәтәр
26 Май 2025, 12:02

Рәхмәт сиңа, Сергей!

Чын ир-егетләр адымы бу!  

Рәхмәт сиңа, Сергей!Рәхмәт сиңа, Сергей!
Рәхмәт сиңа, Сергей!

Чын ир-егетләр адымы бу!

 

Белореттан таксист Сергей Шурупов мошенниклыкны булдырмый калган. Игътибарлы ир-егет вакытында, шикләнүе сәбәпле, пассажирны полиция бүлегенә алып килә.

Үткән көнне пенсионерга билгесез кешеләрдән шалтырату килгән, алар үзләрен «Энергосбыт» компаниясе хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Алга таба билгеле схема буенча ханымның аккаунтларына керү мөмкинлеге алганнар һәм аның бөтен акчалары мошенникларга китәчәк дип куркытып, барлык тупланмаларны җыярга һәм аларны «куркынычсыз исәпкә» күчерергә күндергәннәр. Аннары мошенниклар, пенсионерканың адресын белеп, аңа банк бүлегенә кадәр такси чакыртканнар. Килгән таксиның машина йөртүчесе ханымның үзен сәер тотуын аңлап, әңгәмә барышында аның мошенниклар йогынтысында булуын аңлаган. Уяу гражданин булган хәл турында кичекмәстән полициягә хәбәр итә һәм анда пенсионер хатынны китерә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы бүлеге җитәкчелеге Сергей Шуруповка актив гражданлык позициясе һәм мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрне профилактикалау һәм булдырмау буенча Русия Эчке эшләр министрлыгына йөкләнгән бурычларны үтәүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас