

Чит телефоннарга җавап бирмәгез, ялганга ышанмагыз!
26 яшьлек уфалы сейф урлауда шикләнелә. Ул курьер буларак, пенсионеркадан 3 млн сум һәм кыйммәтле әйберләр белән сейф урлаган.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, полиция бүлегенә 87 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул сөйләгәнчә, аңа, имеш, юл-транспорт һәлакәтенә эләккән туганы шалтыраткан һәм акча сораган. Ул курьерга 3 миллион сумга якын акча һәм алтын бизәнү әйберләре тапшырган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, шикләнелүче интернетта эш тапкан. Аңа эш бирүче ялланган таксисттан зыян күрүчедән алган 150 мең сумны алырга һәм аларның счетларына җибәрергә тиеш булган. Башкарылган эштән соң курьер үзенә урланган акчаның процентын калдырган. Соңрак аны тагын “эшкә” җибәргәннәр, ләкин бу юлы акча гына түгел, ә сейф алырга тиеш була. Тимер әрҗәне ир-егет өенә алып кайта, ә соңыннан, яллаучылар кушуы буенча, сейфны ача. Мошенникларның исе-акылы китә, анда сумнар гына түгел, ювелир әйберләр белән чит ил валютасы да булган.
Евроны шикләнелүче сумнарга күчергән һәм бөтен акчасын аферистларга җибәргән, үзенә валютаның бер өлешен калдырган. Русия валютасы белән бергә пенсионердан 3 миллион сумга якын акча урлаганнар. Зәркән эшләнмәләрен егет кураторлар заказ биргән таксида җибәргән.
Кулга эләккән егет эше буенча тикшерү эшләре башлангач, полиция хезмәткәрләре тоткарланучының республика территориясендәге тагын өч фактка катнашлыгы барлыгын ачыклаган. Шикләнелүче гаебен таныган. Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган. Тоткарланучы сак астына алынган. Полиция тоткарланучының шундый ук җинаять эшчәнлегенә катнашын ачыклауны дәвам итә.
Видео: БР буенча Эчке эшләр министрлыгы