+21 °С
Болытлы


Бу хәл Куергазы районының Ямангол авылы янындагы Тугызтимер елгасында булган. Бала суга батуы турында хәбәр килгәч, урынга шунда ук коткаручылар барган, диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.
Ләкин баланың гомере өзелгән.
Кече яшьтәге балаларны үзләрен генә су янына якын җибәрмәгез! Рәсми коену сезоны әле ачылмаган. Шуңа да сулыкларда йөзәргә ярамый. Үзегез су коенмагыз һәм балаларга да моны рөхсәт итмәгез. Исән-имин булыйк!
Фото: МЧС.