+21 °С
Болытлы


Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бүген, 25 майда, Ишембай районында ир-ат мәете табылуы турында хәбәр килгән. Бирелгән мәгълүматлар буенча, аны Тор елгасыннан алып чыкканнар.
Бу аянычлы хәл Верхотор авылында булган. Гомере өзелгән ир елга ярында дуслары белән ял иткән. Бер мизгелдә ул исерек хәлдә суда йөзәргә уйлаган. Бераздан карасалар - ул күздән югалган. Дуслары судан эзләп караган, таба алмаганнар.
Әлеге факт буенча оператив-тикшерү чаралары уздырыла.
Чыганак: ufakp.