

Төн уртасы якынлашканда Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Чишмә районының Яңа Сәфәр авылында 3 яшьлек малайның югалуы турында хәбәр килгән.
Ведомство матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, гаилә кунакта булган, һәм өйгә кайтырга җыена башлагач, баланың юклыгын күргәннәр. Үзләре чрты сәгать чамасы эзләп тә таба алмагач, коткаручыларны чакыртканнар.
Урынга Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Уфа эзләү-коткару отряды һәм гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты коткаручылары, шул исәптән кинологлар да килгән. Эзләүгә шулай ааыл халкы да җәлеп ителгән.
Баланы төнге сәгать икедә таба алганнар. Бала күршеләренең хуҗалыгында булшан. Исән-сау. Табиблар караганнан соң, әти-әнисенә тапшырган.
Чыганак: Башинформ ️