

Май аеның көннәре җылы булса да, быел төннәре чагыштырмача салкын. Өстәвенә, ара-тирә һава торышы холыксызланып та ала.
Мәсәлән, кичә Стәрлетамак шәһәрендә һәм районында борчак зурлыгында боз яуган. Бу хакта урындагы социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр. Явым-төшем шулкадәр мул булган ки, хәтта кыш көне кебек, җир өсте бер мәлгә ап-ак төскә кергән. Мондыйрак хәл яңарак Салават районында да булган иде.
Бакчалар утыртылып беткәндә боз явуы күңелле түгел. Ярый да зыян салмаса.
Өстәвенә, синоптиклар алдагы көннәрдә республикада төннәрен салкынайтырга ихтимал дип фаразлый: һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр суытырга мөмкин. Яңгырлар һәм яшеннәр дә дәвам итәчәк.
Хәвеф-хәтәрсез генә җәйге аяк басарга язсын.