Хәвеф-хәтәр
20 Май 2025, 17:30

Туктале, җил, исмәле, җил...

Исәр җил! көчлесең, син бик батырсың,Ачулансаң, җиһанны кузгатырсың.

Туктале, җил, исмәле, җил...Туктале, җил, исмәле, җил...
Туктале, җил, исмәле, җил...

Исәр җил! көчлесең, син бик батырсың,
Ачулансаң, җиһанны кузгатырсың.

 

Башкортстанда һава торышы начар якка үзгәрде, көчле җил бәла-каза тудырып, холыксызланып йөри.

 Русия Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе мәгълүматы буенча, Бәләбәй районының Приютово касабасында көчле җил Тынычлык бульварындагы күп фатирлы торак йорт түбәсенең бер өлешен кубарып алып ташлаган.

Бишбүләк районының Тулыбай авылында Шакша урамындагы торак булмаган ике фатирлы йортның түбәсен кубарган. Һәлак булучылар һәм тән җәрәхәте алучылар юк.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас