

Бүген Мәләвез районы Зиргән авылындагы бер оешмада хезмәткәр үлгән.
БР Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, эшчеләр 30 метр биеклектәге бункерда ремонт эшләрен башкарган. Эшләр вакытында бункерның өске өлешендә урнашкан плитә түзмәгән, өлешчә ишелгән. Бу плитә өстендә булган эшчеләрнең берсе конструкция ватыклары белән бергә эчкә очып төшкән.
БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары предприятие хезмәткәрләре белән берлектә бункерга төшү өчен конструкциянең бер өлешен сүткәннәр.
Кызганычка каршы, төшеп киткән ир һәлак булган.