

Стәрлетамак районында тракторчы-машинист комбайн тәгәрмәче астында калган.
Республикадагы Дәүләт хезмәт инспекциясе «Рощинский» оешмасында эшләгән 31 яшьлек ирнең үлемен тикшерергә керешкән. Ведомство мәгълүматлары буенча, фаҗига кичә, 19 майда, «Первомайский» бүлекчәсе гаражында булган. Хуҗалыкта эшләүче тракторчы-машинистын "Case Magnum-340" комбайны тәгәрмәче изгән. Эшче тәгәрмәчне салдырганда, ул аңа ауган. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
Тикшерү барышында булган хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак, дип билгеләделәр төбәк дәүләт хезмәт инспекциясендә.
Ксения Калинина фотосы.