Хәвеф-хәтәр
20 Май 2025, 17:49

Акчасын “сауганнар”

Табиб кадәр табиб да ышанган...

Акчасын “сауганнар”Акчасын “сауганнар”
Акчасын “сауганнар”

Табиб кадәр табиб да ышанган...

 

Волгоградта яшәүче табиб ханым югары керемле онлайн-платформага ышанып, мошенникларга 7 миллион сумга якын акча күчергән.

Берничә ай эчендә ханым җинаятьчеләргә, имештер, Кипр брокерлык фирмасы аша үз акчаларын арттыру максаты белән, 7 миллион сумга якын акча күчергән.

 Ул  2025 елның март-апрелендә мошенниклар корбанына әверелгән. Хатын-кыз отышлы инвестицияләү турында тәкъдим ала, онлайн-платформада теркәлә һәм акча күчерә башлый. Беренчел суммалар зур булмаган, ә шәхси кабинетта аңа янәсе капитал үсешен күрсәткәннәр. Проектның ышанычлы булуына ышангач, ханым эре акчаларны, шул исәптән шәхси тупланмаларын да кертеп, инвестицияләүне дәвам итә. Ләкин ул акчаны чыгарырга тырышып карагач, моны эшләү мөмкин түгел булуы ачыклана.

Техник ярдәмгә мөрәҗәгатьләреннән соң аның аккаунты тулысынча ябыла. Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, үзләрен брокерлар дип таныткан мошенниклар гадәттә эшкәртелгән схема буенча эш итә.

 Полиция искәртә: акча күчергәнче компаниянең брокерлык эшчәнлегенә Россия Үзәк банкының гамәлдәге лицензиясе булуына инанырга кирәк. Бу мәгълүматны Россия Банкының рәсми сайтында табарга мөмкин. Шулай ук финанс базарында легаль булмаган эшчәнлек билгеләре ачыкланган оешмалар исемлеген игътибар белән өйрәнергә тәкъдим ителә.

 

 

Фото: mk.ru

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас