

МТС компаниясе 2025 елның беренче өч аенда спам-шалтыратуларны анализлаган.
Республикада спам һәм мошенниклар шалтыратулары саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11 процентка арткан. Иң актив ай март булган. Мәсәлән, Уфада яшәүчеләрнең берсенә 9 меңнән артык тапкыр шалтыратырга тырышып караганнар. Еш кына уфалыларга финанс оешмалардан, шулай ук реклама һәм сораштырулар белән шалтыраталар. Коллекторлар һәм товарлар, хезмәтләр тәкъдим итүчеләр дә алардан бик калышмый.
“Мошенниклар элеккечә бик актив, һәм аларның схемалары торган саен камилләшә бара. Хәзер алар үзләрен чәчәкләр китерү, рестораннар яки төрле күңел ачу сервислары хезмәткәрләре дип таныштырырга мөмкин. Алдану корбаны булмас өчен, бик сак булыгыз, таныш булмаган номерларга җавап бирмәү хәерле”, – дип кисәтә хокук саклаучылар.