Хәвеф-хәтәр
2 Май 2025, 15:45

Өч фура бәрелешкән, халык җәрәхәтләр алган

Башкортстандагы М-7 трассасында өч DAF фурасы бер-берсенә килеп кергән... Нәтиҗәдә 2 кеше зыян күргән.

Өч фура бәрелешкән, халык җәрәхәтләр алганӨч фура бәрелешкән, халык җәрәхәтләр алган
Өч фура бәрелешкән, халык җәрәхәтләр алган

Авария Илеш районының Лаяшты һәм Дүртөйленең Әсән авыллары арасында теркәлгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәрелешү нәтиҗәсендә соңгы фурада ике ир-ат кысылган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аларны гидравлик инструмент ярдәмендә дә генә чыгаруга ирешкән. Зыян күрүчеләр авыр хәлдә хастаханәгә озатылган...

Кадерле дуслар, юллардагы иминлекне саклыйк. Юл хаталарны кичермәгенен онытмыйк! БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны: 8 (347) 279-32-92.

 

Фото: БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе.

Өч фура бәрелешкән, халык җәрәхәтләр алган
Өч фура бәрелешкән, халык җәрәхәтләр алган
Автор:
Читайте нас