+21 °С
Болытлы


Башкортстанның ДАИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген көндез, 25 апрельдә, Уфаның Рудольф Нуриев урамында бер ир «Лада Веста» руле артында китеп барганда хәле начарланган һәм ул алда баручы Toyota Land Cruiser Prado машинасына җиңелчә барып төртелгән.
Шуннан соң «Лада» йөртүчесе машинасыннан чыккан. Бер сүз әйтә алмаган, хәле тагын да алмалангач, асфальтка егылган.
Кешеләр ашыгыч ярдәм чакырганнар. Ир-егетне реанимацияләргә тырышып караганнар, ләкин, кызганычка каршы, аны коткарып кала алмаганнар.