Хәвеф-хәтәр
25 Апреля 2025, 12:35

“Авыл буйлап матайда чабалар”

Шундый зарлардан соң автоинспекция хезмәткәрләре балалардан мотоциклларны тартып ала башлаган. 

Владимир Севастьянов, ТГВладимир Севастьянов, ТГ
Владимир Севастьянов, ТГ

Соңгы вакытта яшьләрнең, хәтта мәктәп укучыларының да матайда җилдерү очраклары ешайды.

Иглин районының Охлебин авылында үсмерләрнең урам буйлап күпләп мотоциклларда чабышуы турында урындагы халык автоинспекторларга хәбәр итәргә мәҗбүр булган.

Тикшерү белән килгән ДАИ хезмәткәрләре 6нчы һәм 8нче сыйныф укучыларыннан мототранспортларын тартып алганнар. Чөнки ачыклануынча, мәктәп укучылары дәресләргә даими рәвештә бернинди документларсыз мотоциклларда йөрегән.

Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов әйтүенчә, транспорт чаралары махсус стоянкага куелган, ә яшүсмерләрнең ата-аналары белән әңгәмә үткәрелгән. Аларга балигъ булмаганнарның транспорт белән идарә итүен булдырмау һәм мондый хокук бозулар өчен административ җаваплылык турында аңлатканнар.

Ә бит бу хакта ата-аналар матай алып биргәнгә кадәр балаларына аңлатырга тиеш иде...

Владимир Севастьянов, ТГ
“Авыл буйлап матайда чабалар”
Владимир Севастьянов, ТГ
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас