Хәвеф-хәтәр
23 апрель 2025, 10:13

Бер чокыр, ике чокыр...

Кайчан бетәр бу чокыр-чакыр?

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Яз җиттеме – әлеге дә баягы бер бәла: ул да булса – юл. Инде көздән яхшы гына күренгән юлларда да кыш чыкканчы чокырлар хасил була.

Бер яктан, бүген машиналар саны да күзгә күренеп артса, икенче яктан, ни кызганыч, бездәге климат та асфальт юллар файдасына түгел. Кышын -40 градуска кадәр салкынайта, ә җәен +40 градуска кадәр дигәндәй эсселәтә, язлы-көзле бер туңдыра, бер эретә... Шуңа хәтта яңа юлларда да бер-ике елда чокырлар барлыкка килә башлый. Замана технологияләре бернинди температура тирбәлешләренә дә бирешми торган сыйфатлы юллар салу мөмкинлеге бирә дисәләр дә, гамәлдә бу әлегә сүздә генә кала кебек...

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәтнең бер оператив киңәшмәсендә федераль трассаларның торышын тәнкыйтьләде.

“Мин федераль трассалар буенча чаң сугам. Бу ялларда алар буенча йөрдем. Игътибар итәргә һәм эшне көчәйтергә кирәк. Язын чүп-чардан җыештырырга, санитар чистартырга һәм кыштан соң юлларны тәртипкә китерергә, чокырларны ямарга тиешләр”, – диде ул.

Федераль трассаларга эләккәнче бәләкәй юлларны исән-имин үтәсе бар әле. Ә чокырлар ишек төбеннән үк башлана. Уфада машинаңа зыян салмый гына берәр җиргә барып кайту үзе бер квестка әйләнгән урыннар да бар. Шулайда җәйгә кадәр юллар тәртипкә килер дип ышанасы килә. Чөнки шәһәр-районнарда 1 майга кадәр җирле әһәмияттәге юлларны тикшерергә һәм җитешсезлекләрне санлаштырырга тиешләр. Чокырларны ямау эшен 15 июньгә кадәр тәмамлау бурычы куела. Ә муниципальара һәм төбәк трассаларындагы чокырлар 1 июньгә кадәр ремонтланырга тиеш, ди республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

– Асфальт түшәлгән 19 мең чакрым юлның 90 проценты инде тикшерелгән, чокырларның 45 проценты ямалган, – диде ул бу атнада БСТ телеканалында узган брифингта.

Башкалада чокырларны ремонтлау турында Уфаның коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе башлыгы Арсен Латыйпов сөйләде. Төп эшләр төннәрен башкарыла. Беренче чиратта транспорт хәрәкәте күп булган юллардагы җитешсезлекләрне бетерәләр. Елның салкын вакытында чокырларны ямау өчен махсус асфальт кулланыла. Җылытканнан соң гади битум нигезендә арзанрак һәм куәтлерәк вак бөртекле асфальт куллануга күчәләр.

Чокырлар белән беррәттән, юлларны тулысынча ремонтлау эшләре дә башланды. Уфа хакимиятенең юллар төзү, ремонтлау һәм ясалма корылмалар идарәсе башлыгы Константин Паппе әйтүенчә, юлларны ремонтлау нормативлары хәрәкәтнең интенсивлыгына бәйле. ГОСТ нигезендә, тәүлегенә 20 меңнән артык автомобиль хәрәкәте булган юлларда асфальтның өске катламы һәр ике ел саен алмаштырыла. Әйтик, быел Уфада Жуков һәм Сельская Богородская кебек машиналар күп йөри торган урамнарда асфальт барлык киңлегенә нормативларга туры китереләчәк. Эшләрне июнь аенда башкарырга ниятлиләр.

Шуны да әйтергә кирәк, чокырларны ремонтлау юлларны карап тотуга бюджет кысаларында башкарыла, ә ремонт, капиталь ремонт һәм реконструкциягә акча юл челтәрен норматив хәлгә китерү маддәсе буенча бүленә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас