Хәвеф-хәтәр
21 апрель 2025, 11:29

Чәчәкләр китерү 760 мең сумга төшкән

Шул ук “тырма”. Һаман ышаналар!

Чәчәкләр китерү 760 мең сумга төшкәнЧәчәкләр китерү 760 мең сумга төшкән
Чәчәкләр китерү 760 мең сумга төшкән

Шул ук “тырма”. Һаман ышаналар!

 

Балалар бакчасы хезмәткәренә чәчәкләр китерү 760 мең сумга төшкән. Узган ялларда республика халкы аферистлар аркасында 10 миллион сумнан артык акча югалткан: полициягә мошенниклык турында 17 хәбәр килгән.

 Туймазы районы полициясенә 37 яшьлек тәрбияче ханым мөрәҗәгать иткән. Гариза бирүчегә мессенджерларның берсендә имеш курьердан хәбәр килгән, ул аның исеменә чәчәкләр китерү рәсмиләштерелгән, дип хәбәр иткән. Ят кеше сүзләренчә, бүләк алу өчен смартфонга кергән кодны хәбәр итәргә кирәк булган, ханым шулай эшләгән дә. Аннары «Росфинмониторинг хезмәткәрләре» шалтырата, хатын-кызның шәхси мәгълүматларын өченче затлар үзләштергән һәм аларга кредит рәсмиләштерүдә комачаулау өчен каршы кредит рәсмиләштерергә кирәк ип аңлаталар.

Беркатлы ханым аферистларның күрсәтмәләрен үтәгән, 760 мең сумнан артык кредит алган һәм аларны мошенниклар счетына күчергән. Зыян күрүче чәчәксез һәм банк каршында бурычлы булып калган. Менә сиңа, мә, бер гөлләмә күңелсезлек!!!

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас