

Исерек водительләргә очрарга язмасын!
Узган тәүлектә Уфа юлларында җиде исерек машина йөртүчене тотканнар. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган 24 сәгать эчендә 33 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның берничәсендә ике кеше зыян күргән. ДАИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 375 очрагын булдырмый калган.
— Исерек килеш транспорт белән идарә иткән җиде машина йөртүче тоткарланды, дүрт машина йөртүче исерек булу-булмавына медицина тикшерүе узудан баш тартты, – дип хәбәр итте Башкортстан башкаласының юл полициясе.
Фото: Комсомольская правда.