Хәвеф-хәтәр
16 апрель 2025, 08:36

Машинаның салмыш хуҗасы рульгә исерек дустын утырткан

Исереккә диңгез тубыктан шул...

БР ГАИБР ГАИ
БР ГАИ

Машинаның исерек хуҗасы гаять тә исерек дустын рульгә утырткан. Ләкин алар ерак китә алмаган...

Водительнең айнык түгеллеген чамалан битараф булмаган гражданин Чат-ботка хәбәр җибәргән. Нәтиҗәдә, Архангель районы автоинспекциясе хезмәткәрләре хокук бозучыларны тиз арада тоткарлаган. Бу вакытта ак “Киа Рио” Муллакай-Бәес автоюлының 3нче километрында китеп барган.

Руль артында – 43 яшьлек ир исерек, ә пассажир урынында автомобильнең 36 яшьлек салмыш хуҗасы утырган. Водитель сөйләвенчә, алар бергә эчкәннәр һәм туган тиешле бер кешенең туган көненә барырга булганнар.

Машина йөртүчене исереклеккә тикшергәндә алкоголь дәрәҗәсе нормадан 10 тапкырдан артык булуы ачыкланган.

Хокук бозучыларга карата административ материаллар төзелгән. Автомобильне штраф стоянкага алып киткәннәр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас