+21 °С
Болытлы
Уфа янындагы Федоровка авылында бүген төнлә алты йөк машинасы янган. Ялкын бер-берсенә якын торган «Шакман» йөк автомобильләре кабиналарын ялмап алган. Янгынны 11 янгын сүндерүче һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан һәм БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан 4 берәмлек техника сүндергән.
Кешеләр зыян күрмәгән. Янгынның сәбәбе ачыклана.