Хәвеф-хәтәр
14 апрель 2025, 12:46

Ялгыз яшәүче олы яшьтәге әби янып үлгән

Кызы ишеген ачтыра алмагач, коткаручыларга шалтыраткан. 

Ялгыз яшәүче олы яшьтәге әби янып үлгәнЯлгыз яшәүче олы яшьтәге әби янып үлгән
Ялгыз яшәүче олы яшьтәге әби янып үлгән

Октябрьский шәһәрендә олы яшьтәге бер хатын аш-су бүлмәсендә янып үлгән. 

Бүген коткаручыларга бер хатын-кыз шалтыратып, күпкатлы йорттагы фатир ишеген ачуларын сораган, чөнки аның әнисе ишеген дә ачмаган, телефонын да алмаган. 

Керсәләр, кухняда плитә янында теге хатынның 86 яшьлек әнисенең җансыз гәүдәсе ята икән. Фатирда ут капкан җирләр үзеннән үзе сүнгән, әбинең киемнәре янган, газ плитәсендә ризык кара булып көйгән.

Булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.

Чыганак: Башинформ

Ялгыз яшәүче олы яшьтәге әби янып үлгән
Ялгыз яшәүче олы яшьтәге әби янып үлгән
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас