+21 °С
Болытлы
Кичә кич Күгәрчен районында янгында 40 яшьлек ир-ат һәлак булган. Фаҗига турында Башкортстан Республикасы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе хәбәр итте.
Янгын сүндерүчеләр Морак авылындагы агач мунчаны сүндерергә килгәннәр. Азактан алар бу урында ир-ат гәүдәсен тапканнар.
Әле Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы һәм тикшерү-оператив төркем эшли. Янгынның сәбәбен ачыклыйлар.