Хәвеф-хәтәр
11 апрель 2025, 06:11

Уфада 13 яшьлек ике кыз абсент эчеп агуланган

Алар паркта аңнарын югалтканнар. 

Уфада 13 яшьлек ике кыз абсент эчеп агуланганУфада 13 яшьлек ике кыз абсент эчеп агуланган
Уфада 13 яшьлек ике кыз абсент эчеп агуланган

Уфада 13 яшьлек ике кыз чак үлемнән калган. Алар абсент эчеп агуланып, 17нче санлы хастаханәгә эләккән.

"UfaNovosti "порталы хәбәр иткәнчә, яшь кызлар абсент рекламасын социаль челтәрләрдә күргәннәр һәм алкогольне татып карарга булганнар.(Абсент - ул составында 74% ка кадәр спирт булган әремнән эшләнгән алкогольле эчемлек). Ләкин кибеттә аларга абсент сатмаганнар. Шуннан кызлар таныш булмаган бер кешедән сатып алып бирүен үтенгәннәр. Теге каршы килмәгән, алып биргән. Мәктәп укучылары паркка барып, абсентны эчкәннәр һәм бераздан алар үзләрен начар хис итә башлаган.

Кызларның аңсыз хәлдә ятканын үтеп баручы бер хатын күреп калган, ул ашыгыч ярдәм чакырткан. Яшүсмерләрне дәваханәдә тиешле медицина ярдәме күрсәтеп, өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Алар белән эшләү өчен психологларны җәлеп иткәннәр.

Фото: Михаил Фролов,

КП.РУ Чыганак: КП-Уфа.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас