Хәвеф-хәтәр
11 апрель 2025, 06:10

Цемент ташый торган прицеп җиңел машина өстенә ауган

Бу вакытта салон эчендә ике бала да булган...

Дәүләт автоинспекциясе.Дәүләт автоинспекциясе.
Дәүләт автоинспекциясе.

Бүген иртән Уфада Нугай шоссесында коточкыч авария булган.

Беренчел мәгълүмат буенча, Нугай шоссесына борылганда DAF йөк машинасының цемент ташучы ярымприцепы ава. Прицеп хәрәкәт итүче “Рендж Ровер” автомашинасы барып бәрелә. Бәрелүдән ярымприцеп һәм “Рендж Ровер”, бетон киртәләрне бәрдереп, каршы як полосага барып чыгалар, дип хәбәр итәләр автоинспекциядә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Рендж Ровер” водителен һәм пассажир урыннарында утырган ике баланы ашыгыч ярдәм машинасы белән дәваханәгә алып китәләр.

Әле ГАИ хезмәткәрләре тикшерү эше алып бара.

Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, водитель амбулатор күзәтеләчәк, ә балаларны Республика балалар клиник дәваханәсенә илткәннәр. Аларның сәламәтлек торышы авырлыкның уртача дәрәҗәсе дип бәяләнә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас