Бер ир йорт алдында йөргәндә коега төшеп киткән. Зыян күрүченең әти-әнисе борчылып, улларын эзли башлаган. Ул бер җирдә дә булмаган. Ахыр чиктә ачык коега күз ташлаганнар. Карасалар, уллары кое төбендә икән.
Коеның тирәнлеге 22 метр чамасы, бәхеткә, анда су нибары 1,5 метр гына булган — нәкъ менә шул ирның гомерен саклап калгандыр да инде.
Әти-әнисе тиз арада БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручыларын чакыртканнар. Альпинистлар куллана торган кирәк-яраклар ярдәмендә коткаручылар егетне коедан чыгарганнар һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырганнар.
Шундый тирән коега төшеп тә исән калуы могҗизага тиң, шулай бит? Димәк, гомере бетмәгән булган.
Чыганак: Ufa_rb ️