Хәвеф-хәтәр
7 апрель 2025, 08:06

16 яшьлек кызны алдаганнар!

Мондый җинаятьләрнең чиге булырмы?

16 яшьлек кызны алдаганнар!16 яшьлек кызны алдаганнар!
16 яшьлек кызны алдаганнар!

Мондый җинаятьләрнең чиге булырмы?

 

Нефтекама шәһәре полициясенә кичә 16 яшьлек мәктәп укучысы мөрәҗәгать иткән. Ул үзенә  WhatsAppка билгесез кеше шалтыратуын хәбәр итә. Ят тавыш үзен мәктәп завучы дип таныштыра һәм электрон журналга керү кирәклеген әйтеп, телефонга кергән кодларны сората. Бары тик яшерен саннарны тапшырганнан соң гына кыз мошенник белән аралашканын аңлаган һәм җинаятьчегә «Госуслуглар» порталында шәхси кабинетка керү мөмкинлеген ачкан.

Полиция кисәтә: әгәр төрле сылтаулар белән билгесез кешеләр кодлар сорый икән, белегез, бу аферистлар!

Беркемгә дә кодлар әйтергә ярамый, таныш булмаган кешеләр белән аралашканда берничек тә экран демонстрациясен кабызырга ярамый.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас