Башкортстанның сынау лабораториясе экспертлары республиканың кибет киштәләрендә ялган ит продукциясен тапкан. Белгечләр колбасаның составы һәм аның маркировкасы арасында аерма барлыгын ачыклаган.
Россельхознадзор мәгълүматы буенча, 19-24 мартта кабитләрдәге азык-төлек продукциясен планлы тикшерү үткәрелгән. Аның барышында ярымысланган “Мергез” һәм “Краковская” казылыкларында тавык ите эзләре ачыкланган. Ә тышлыктагы ингредиентлар исемлегендә тавык ите булмаган.
Тикшерү ПЦР-анализ алымы белән башкарылган. Ул ит продуктларының составын төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә. Мондый лаборатор тестлар фальсификацияләрне, җитештерүчеләрнең кыйммәтле чималны составында күрсәтелмәгән арзанрак аналоглар белән алыштыру очракларын ачыкларга ярдәм итә, ди белгечләр.
“Маркировкада күрсәтелмәгән ингредиентлар ачыклану фальсификацияләнгән продукция җитештерү турында сөйли”, – дип аңлаталар ведомствода.