Быел талпаннар иртә уянды. Әле апрель башы гына, канэчкеч23 кешегә кадалып өлгергән. Шуларның тугызы - балалар.
Әгәр сезгә шушы бөҗәк кадалса, аны пөхтә итеп тиредән алырга, таза савытка салып, БР гигиена һәм эпидемиология үзәгенә тапшырырга кирәк. Адреслары:
📍Уфа, Шәфиев урамы, 7: дүш-җмг 9:00-16:00 (тәнәфес 13:00-13:30), шмб.-якш. — ял көннәре.
📍Стәрлетамак, Революцион ур., 2а: дүш-шмб 9:00-16:00 (тәнәфес 13:00-13:30), якш. — ял көне.
📍Нефтекама, Социалистик ур., 10: дүш-шмб 8:00-16:00 (тәнәфес 13:00-14:00), якш. — ял.
📍Туймазы, Лесовода Морозова ур., 1: дүш-җмг 9:00-17:00 (тәнәфес 13:00-14:00), шмб. 09:00-11:00, якш. — ял.
📍Бөре, Калинин ур., 18: дүш-шмб 8:00-16:00 (тәнәфес 13:00-14:00), якш. — ял.
📍Мәсәгут, Больничная ур., 4: дүш-шмб 8:00-16:00 (тәнәфес 13:00-14:00), якш. — ял.
📍Кумертау, Гафури ур., 29: дүш-җмг 9:00-16:00 (тәнәфес 13:00-14:00), шмб.-якш. — ял.
❗Талпан энцефалитетына нәтиҗә уңай булган очракта сезгә лабораториядән шалтыратачаклар һәм белешмә бирәчәкләр. Белешмә буенча урындагы поликлиникада дәвалау билгеләнәчәк. Исегездә тотыгыз: вакытында мөрәҗәгать итү гомерегезне саклап калырга ярдәм итәчәк.